Бала тууны дәүләт теркәвенә алуны электрон рәвештә «бала туу» Суперсервисы ярдәмендә Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында (ЕПГУ) тормышка ашырырга мөмкин.

2024 елның 29 ноябре, җомга
  Баланың тууын электрон рәвештә терки алалар: - бала туганда теркәлгән никахта торучы аналар;  ялгыз аналар. Бала тууны электрон рәвештә теркәү өчен мөһим: 1. Бала тудыру йортында туу турында медицина таныклыгын электрон рәвештә рәсмиләштерергә. Туу турында электрон медицина таныклыгы бала тудыру йортында ана ризалыгы белән рәсмиләштерелә һәм медицина оешмасы тарафыннан ЕПГУдагы ананың шәхси Кабинетына тапшырыла. 2. ЕПГУда тууны теркәүгә гариза бирергә. Бик мөһим! Яңа туган баланың анасы ЕПГУда тууны теркәү турында гариза тутырганда туу турында электрон медицина таныклыгын сайларга кирәк. Яңа туган баланың анасы тууын теркәүгә гариза тутыру өчен түбәндәге документлар (белешмәләр)кирәк: - Россия Федерациясе гражданы паспорты; - никахлашу турында әлеге таныклыклар; - яңа туган баланың әтисе турында мәгълүмат (СНИЛС, электрон почта адресы). 3. Тууны теркәүгә тутырылган гаризаны яңа туган баланың атасына ЕПГУ аша (әгәр баланың анасы теркәлгән никахта торса) җибәрергә. 4. Баланың атасы гаризаны килештергәннән соң, гариза автомат рәвештә ЗАГС органына керәчәк, ул гариза кергән көннән алып икенче эш көненнән дә соңга калмыйча баланың тууын дәүләт теркәвенә алачак. 5. Бала тууны ЗАГС органы теркәгәннән соң, туу турындагы акт язмасының реквизитлары ЕПГУдагы ананың шәхси кабинетына киләчәк. Шулай ук ЕПГУда яңа туган баланың әнисенең шәхси кабинетына ана капиталы һәм баланың СНИЛСы турында мәгълүматлар киләчәк. Моннан тыш, әлеге мәгълүматлардан файдаланып, яңа туган баланың ата-анасы, ЕПГУ аша гариза җибәреп, баланың яшәү урыны буенча теркәлүне рәсмиләштерә ала. Тууны электрон рәвештә теркәү ике очракта мөмкин түгел: - әгәр баланың анасы никахны өзгәннән соң 300 көннән дә кимрәк вакыт узган булса; - әгәр бала тууны дәүләт теркәвенә алу белән бер үк вакытта ата булуны билгеләү гамәлгә ашырылса. Күрсәтелгән очракларда бала тууны дәүләт теркәвенә алу ЗАГСның теләсә кайсы органында гамәлгә ашырыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International