Аксубайлылар Казандагы чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашалар.

2024 елның 30 ноябре, шимбә
  Ярминкәдә гадәттәгечә фермерлар, шәхси эшмәкәрләр һәм авыл җирлекләре башлыклары шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән берлектә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын тәкъдим итәләр. Барлыгы 19 сәүдә ноктасы оештырылган, 1,45 млн сумлык 7 тонна ашлык, 2 тонна ит, 650 литр сөт һәм 1,5 тоннадан артык яшелчә китертелгән. Традиция буенча район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларның барысына да яхшы кәеф бүләк итәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International