Республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре.

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе
  30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Биләрдә «Фәнсар»фән-мәгариф үзәге базасында   узган «Әнвәр Хәйри укулары» IX республика яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә  3 нче мәктәпнең 10б укучысы Дәүләтшина Әдилә, 11б укучысы Моратшин Сәфәр һәм 11б укучысы Юнысова Камилә җиңүчеләр булдылар.  . Конференция Биләр тарихын өйрәнүгә, Болгар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән галимнең истәлеген саклау, мәктәп укучыларында Әнвәр Хәйринең бай фәнни, фәнни-гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеген өйрәнүгә кызыксыну уяту максатында үткәрелә. Быел конференция эше 2 секция буенча оештырылды. Фәнни-гамәли секциядә катнашучылар проблемалы-тикшеренү, проблемалы-рефератив, проблемалы-эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Иҗади-гамәли секциядә катнашучылар жюри әгъзаларына видеоролик (интервью, репортаж, видеоклип), шигырьләр һәм эсселар тәкъдим иттеләр. Катнашучыларны, шулай ук аларның остаз укытучыларын, Билалова Зилә Марс кызын һәм Моратшина Рушания Абдрахман кызын ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар телибез! Бу җиңү яңа биеклекләрне яулауга тагын бер көчле этәргеч булсын!

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International