Футбол фронтыннан яңалыклар: мини-футбол буенча республика беренчелеге тәмамланды!

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

 

"Юность" универсаль спорт залында узган мини-футбол буенча республика беренчелеге финалында 2015 елда туган һәм аннан кечерәк спортчылар катнашты. 

 

Кызганычка каршы, Нурлат командасы белән уен безнең файдага тәмамланмады — 4:2 исәбе белән көндәшләр файдасына. Әмма Балтач районы белән узган чираттагы матчта безнең егетләр җыелып, 2:0 исәбе белән җиңү яуладылар.💪

 

Икенче уен көнендә безнең егетләр Казан (счет 3:1) һәм Әлмәт (счет 5:0) белән матчларда җиңү яулый алмады. 

 

Әмма шатлыклы мизгел дә булды: Васильево (Яшел Үзән районы) командасы белән очрашу безнең файдага тәмамланды — 4:1! 👍

 

Ә  бүген «Аксу» командасы Менделеевск (счет 1:4) һәм Бөгелмә (счет 0:3) егетләре белән уйнады. 

 

Аксубай футболчылары 2015 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалында ("Б"дивизионы) мактаулы 4 урынны алдылар.

 

Кадерле футболчылар! Шуны истә тотарга кирәк: спорт-җиңү генә түгел, җиңелү дә ул. Алар безне көчлерәк итә һәм һәр җиңүне тагын да күбрәк бәяләргә өйрәтә.

 

Күнегүләр ясауны, үз күнекмәләрегез өстендә эшләүне һәм бер-берегезгә ярдәм итүне дәвам итегез.

 

Онытмагыз, уңышсызлыклар-уңышка юлдагы вакытлы кыенлыклар гына. Алда сезне тагын бик күп җиңүләр көтә, һәм без сезнең аларга лаек булуыгызга ышанабыз.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International