"ВСЕСВОИ" волонтерлык хәрәкәте мавыктыргыч шоуга чакыра.

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе
  «ВСЕСВОИ» волонтерлык хәрәкәте Аксубай муниципаль районының «Мечта» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне Чаллы шәһәренә «балалар йортлары һәм социаль приютлар слеты» масштаблы чарасына чакырды. Бәйрәм дельфинарийда булудан башланды, анда балалар искиткеч дельфиннар тамашасын күрделәр. Алга таба «Энергетик» мәдәният йортында балаларны бәйрәм рухы, өстәлләр, мастер-класслар, аниматорлар белән хәрәкәтчән уеннар һәм дискотека көтә. Балалар өчен бәйрәм программасы бик бай булды һәм балаларыбызга бик күп якты һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International