Ватан Геройлары көнендә, Аксубайның  В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче урта мәктәбендә. мемориаль такталар ачылды.

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе
  9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Аксубайның В.Г. Тимирясов исемендәге  1 нче урта мәктәбендә Украинадагы махсус операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Анашкин Андрей Геннадьевич, Ильин Сергей Андреевич һәм Краснов Василий Витальевич истәлегенә мемориаль такта ачылды. Анашкин Андрей Геннадьевич 1974 елның 24 апрелендә Аксубай бистәсендә туган. 9 сыйныфны тәмамлагач, Аксубай СПТУда механик слесарьлыкка укый, белем алгач, хәрби хезмәткә алына. Хезмәтен тәмамлагач, туган поселогына кайта һәм төрле оешмаларда хезмәт юлын башлый. 2024 елның 22 апрелендә контрактка кул куйды һәм үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. 2024 елның 4 октябрендә Авдеевка янында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Ильин Сергей Андреевич 1987 елның 27 апрелендә Аксубай бистәсендә туган. 2022 елның 29 сентябрендә Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен хәрби хезмәткә чакырыла, анда ул үзен чын патриот һәм Ватанны саклаучы буларак күрсәтә. 2024 елның 15 августында сугышчының гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Сергей Андреевич, ДНРның Волхов районы Николаевка авылында позициядә булганда, ут астына эләгеп, батырларча һәлак була. РФ Президенты Указы белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Краснов Василий Витальевич 1983 елның 2 августында Аксубай бистәсендә туган. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Аксубайның 88 нче һөнәри лицеенда белем алуын дәвам итә. Белем алгач, төрле эштә эшли. 2024 елда карар кабул итте һәм контрактка кул куйды, үзен Ватанының чын патриоты итеп күрсәтте. 2024 елның 9 октябрендә Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус операция үткәрү барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. РФ Президенты Указы белән ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүген без хәрби батырлыкның бәясен яхшы белгән илебез горурлана торган Россиянең тугры улларын искә алабыз. Алар Украинада МХО үткәргәндә безнең җирдә башкаларның тормышы, тынычлык  хакына һәлак булганнар. Бер генә батырлык та онытылмас! Без Ватаныбызны саклаучыларны истә тотарга тиешбез! Һәлак булган геройларның  гаиләләре каршында  башыбызыны түбән иябез. Чарада катнашучылар батырларны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган геройлар истәлегенә чәчәкләр салдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International