Район мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган бәйрәм концерты булды!

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе
  Бу бәйрәм безгә Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгын, ныклыгын һәм фидакарьлеген искә төшерә. Кешеләр һәрвакыт фронтка ярдәм иттеләр, волонтерлык отрядлары оештырылды, алар безнең яклаучыларга ярдәм итү өчен берләштеләр, җиңүне якынайттылар. Аларның тырышлыклары бүгенге көнгә кадәр бәяләп бетергесез кала. Актив гражданлык позицияләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов волонтерларга һәм хезмәт коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Артистлар һәм иҗат коллективлары әзерләгән патриотик концерт программасы бер тамашачыны да битараф калдырмады. Чара кунаклары шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган якташларына багышланган күргәзмә белән таныша алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International