Аксубай туган якны өйрәнү музеенда "совет техникасы хроникасы" күргәзмәсе ачылды.

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе
  Аксубай туган якны өйрәнү музее «Совет техникасы хроникасы»күргәзмәсен карарга чакыра. Күргәзмәдә музей фондларыннан совет көнкүреш техникасы үрнәкләре тәкъдим ителгән. Бу радиоалгычларның, видеоплеерларның, фотоаппаратларның видеомагнитофоннарының, сәгатьләрнең, телефон аппаратларының төрле маркалары һәм модельләре, һәм кайчандыр технологик алга китеш дип саналган башка бик күп нәрсәләр. Музейга барлык предметларны Евграфов Александр Михайлович тапшырды. Бу коллекцияне аның бертуган энесе Евграфов Владимир Михайлович җыйган.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International