Район мәдәният йорты баянчыларының чираттагы уңышы.

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе
  5 декабрьдә Яшел Үзәндә халык уен коралларында башкаручыларның "Баш әйләндергеч бармаклар"VII Бөтенроссия конкурсы узды. Конкурска бөтен Татарстаннан гына түгел, Идел буе шәһәрләреннән-Ижау, Чабаксар, Волжск, Йошкар-Оладан да 350 катнашучы килгән иде. Конкурста Аксубай район мәдәният йортының яшь баянчылары Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Крайнова Наилә Сәетовна җитәкчелегендә чыгыш ясады. Конкурсантларны компетентлы жюри бәяләде: Казан дәүләт консерваториясе профессоры Фәйзуллин А. А., доцент Попов А. С., доцент Усов А. П., Хромов А. П. Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр: "Аксубай егетләре" балалар Үрнәк баянчылар ансамбле - I дәрәҗә лауреат. Насретдинова Айгөл - II дәрәҗә Лауреат (кече төркем) Ксения Романова-3 нче дәрәҗә Лауреат (уртача төркем) Глеб Мясников һәм Семен Крайнов - II дәрәҗә лауреатлар (ст. төркем)
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International