Район мәдәният йортының яшь баянчылары концертлары.

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
  Аксубай район мәдәният йорты баянчылары үзләренең музыкаль чыгышларын юмарт бүләк итәләр. Кичә инвалидлар декадасын тәмамлап, баянчылар "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә концерт белән булдылар һәм ял итүчеләрнең яңа төркемен үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Концертта нибары 3 ай баянда укучы балалар һәм өлкән баянчылар - "Аксубай егетләре" балалар Үрнәк баянчылар ансамбле (җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова)катнашты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International