Кар чистарту эшен дәвам итәбез!

2024 елның 13 декабре, җомга
  7 берәмлек техника һәм «Нур-сервис» ҖЧҖ подряд оешмасының шәхси составы көчәйтелгән режимда эшли. Бистә урамнарын кардан чистарту иртәнге өчтән башланып кичкә кадәр дәвам итә. Эш графигы бар, аның нигезендә беренче чиратта төп урамнар, аннары икенчел урамнар, тротуарлар һәм ишегаллары чистартыла, шуңа күрә кар җыю барышында килеп туган вакытлы кыенлыкларга аңлап каравыгызны сорыйбыз. Территорияләрне кардан чистарту буенча сыйфатлы эшне оештыру өчен автомобиль хуҗаларына машиналарны юл буена куймауларын, шулай ук машиналарны ишегалды территорияләрен чистарту вакытында алуларын сорыйбыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International