Советның утырышлар залында Аксубай муниципаль районы Советының утыз өченче утырышы булды.

2024 елның 13 декабре, җомга
  Советның утырышлар залында район Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Заһидуллин рәислегендә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, районның хезмәт һәм оешма җитәкчеләре катнашында Аксубай муниципаль районы Советының утыз өченче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде: 1. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджеты турында 2025 елга һәм 2026 - 2027 елларның планлы чорына (икенче укылыш). 2. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы милкендәге өченче зат хокукларыннан азат һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеге турында»26.04.2018 ел, № 140 карарына үзгәрешләр кертү хакында. 3. Социаль-икътисадый үсешнең якынча йомгаклары турында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының 2024 ел өчен һәм планлы 2025-2027 елларга үсеш перспективалары турында. Утырышта катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр. Утырыш азагында бүләкләү булды. ⁣
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International