Бүген ЗАГС органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары һөнәри бәйрәмнәре белән котлаулар кабул итә.
«ЗАГС» аббревиатурасы артында үз тарихлары һәм язмышлары булган миллионлаган кеше тора, чөнки нәкъ менә гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре белән очрашудан дөньяда яңа гаилә һәм яңа граждан барлыкка килә, никах юбилейлары билгеләп үтелә. ЗАГС хезмәткәрләре кеше тормышының иң бәхетле мизгелләрендә һәрвакыт аның янында була.
Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тармак үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне һәм ветераннарны бәйрәм белән чын күңелдән котлый. Сезгә профессиональлегегез һәм энтузиазмыгыз, күңел җылыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз, төрле ситуацияләрдә кешеләргә игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иҗади илһам, оптимизм һәм иминлек, озак елларга бәхет һәм сәламәтлек телибез!