«Аксубай урманчылыгы» ДКУ хыслы агач утыртмаларын законсыз кисүне булдырмау буенча "чыршы" профилактик чарасы үткәрә.

2024 елның 20 декабре, җомга
  Законсыз кисүләрне булдырмау максатыннан, Яңа ел чыршыларын законсыз кисү яки ташу мөмкин булган урыннарда кизү тору һәм патрульләү графиклары эшләнде. Урмандеево авылы янындагы 25 нче кварталда, Чабаксар урманчылыгының 91 нче кварталында Аксубай – Чистай автомобиль юлы янында, Аксубай урманчылыгының 29 нчы кварталында Аксубай – Яңа Тимошкино автомобиль юлы янында постлар һәм патрульлек оештырылачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International