Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм!

2024 елның 22 декабре, якшәмбе
  Сез кулланучыларны ышанычлы, өзлексез энергия белән тәэмин итү һәм ахыр чиктә һәр кешенең тормыш сыйфатын тәэмин итү бурычын намус белән үтисез. Район учреждениеләренең, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, теләсә кайсы йортның җылысы һәм ямьлелеге турыдан-туры сезнең хезмәтегезгә бәйле. Энергетика тармагында эшләүче белгечләр, барлык авырлыкларга да карамастан, район халкын энергия белән тотрыклы һәм имин тәэмин итүче югары профессиональ белгечләр булып торалар. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, иминлек, шатлык һәм бәхет телим. Сезнең эшегездә көтелмәгән хәлләр булмасын, ә сезгә ышанып тапшырылган объектлар авариясез эшләсен. Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International