«Талант года-2024 " республика премиясе җиңүчеләре.

2024 елның 24 декабре, сишәмбе
  23 декабрьдә Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында төрле юнәлешләрдә үзләрен күрсәткән мәктәп укучылары өчен «Талант года-2024 » республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. «Республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар» номинациясендә Аксубай районы укучылары да бар: Аксубайның 3 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Хәмәтшина Алинә һәм В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Минһаҗева Зәлинә. Җиңүчеләребез белән горурланабыз: аларга һәм аларның остазларына киләчәктә җиңүләр һәм күп санлы яңа казанышлар телибез! Республика премиясе «Татарстан Республикасында талантлар белән Стратегик идарә итү»дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Талантлар Университеты тарафыннан үткәрелә. Төп максат-яраткан фәнендә яки эшендә үзен күрсәтергә омтылган һәр яшь кешегә ярдәм итү һәм аны тану. Премиядә техник иҗаттан алып спортка кадәр төрле юнәлештәге Олимпиада һәм конкурсларда казанышлары булган 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге теләсә кайсы мәктәп укучысы катнаша ала.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International