"Әйдә шәярт!": Аксубайда-татарча КВН.

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе
  Бүген район мәдәният йортында республика фестиваленең сайлап алу этабы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы күңеллеләр һәм тапкырлар клубы ярдәмендә оештырылды.  Район мәгариф учреждениеләренең иң күңелле һәм тапкыр укучылары КВН уенында катнаштылар. Үзара «Көлке», «Биш фикер» һәм «Гүзәлләр»командалары көч сынашты. Конкурс ике этаптан торды: Сәламләү һәм импровизация. Берничә минут эчендә балалар чын осталык һәм тапкырлык күрсәттеләр. Балаларга конкурска әзерләнергә Татарстан Республикасы күңеллеләр һәм тапкырлар клубы вәкилләре Радик Ганиев һәм Гафур Ибраһимов булышты.  Укучыларның юморын һәм иҗатын компетентлы жюри: Аксубай районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ләйсән Зәйдуллина, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Нурхәмәтова һәм район мәдәният йорты белгечләре Резеда Гатина һәм Гүзәл Хафизова бәяләде. Алар алдында сайлау җиңел булмады, шулай да конкурсның җиңүчеләре билгеләнде. Жюри икенче урынны «Көлке» командасына, беренче урынны «Биш-фикер»командасына бирде. Конкурста «Гүзәлләр» командасы Гран-при яулады, ул КВН командаларының республика фестивалендә район исеменнән чыгыш ясаячак. Иң яхшы актер булып «биш фикер»командасыннан Гатауллин Булат танылды. Иң яхшы актриса булып «Гүзәлләр» командасы катнашучысы Билалова Залина танылды. Иң яхшы шаяру өчен грамота белән "Көлке"командасы бүләкләнде. Балаларны котлыйбыз һәм финалда районыбызны уңышлы тәкъдим итүләрен телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International