Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе
  Аксубай муниципаль районында 2024-2025 елларда «иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы – максаты педагогик хезмәткәрләрнең – Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталык тарату максатында үткәрелә торган конкурс. Аксубай муниципаль районының 4 мәктәбеннән 4 конкурсант муниципаль этапның икенче турына үтте. Педагоглар үзләрен ике сынауда – «дәрес» һәм «Мастер-класс»та тәкъдим иттеләр. Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Өченче урынны педагоглар Алембикова Люция Габдрахман кызы (МББУ «Яңа Үзи төп гомуми белем бирү мәктәбе») һәм Сафиуллина Тәнзилә Зәкиулла кызы (МББУ «Чувенорускино төп гомуми белем бирү мәктәбе») яуладылар. Икенче урынны Кәбирова Альбира Нурмөхәммәт кызы алды (МББУ»Яңа Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе"). Бәйгенең җиңүчесе Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгыйтова Гөлнур Фәрит кызы булды («В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе» МБМУ)! 2024-2025 елларда «иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз!!!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International