Бүген Казанда, «Татнефть-Арена» боз сараенда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Республика Яңа ел чыршысы узды.

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе
  Быел тамаша махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән, шулай ук ел дәвамында укуда һәм иҗтимагый тормышта үзләрен актив күрсәткән балаларны җыйды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика чыршысының яшь кунакларын котлады һәм теләсә нинди ситуациядә бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнүләрен теләде. Ул республика чыршысына чакырылган махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына аерым мөрәҗәгать итте. "Сезнең әтиләр-чын геройлар. Алар белән республика һәм бөтен ил горурлана. Без аларга Ватанга тугры хезмәт иткәннәре, батырлыклары һәм патриотизмнары өчен рәхмәтле», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе. Аксубай муниципаль районы делегациясен 10-17 яшьлек 38 укучы тәкъдим итте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International