Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Мәхмүтованың Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына визиты.

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
   Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Алсу Мәхмүтова Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов озатуында Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Хөрмәтле кунаклар интернат-йортта тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар, депутат Фоат Вәлиевтан яңа ел бүләкләре тапшырдылар, барлык халыкка ныклы сәламәтлек, яңа елда бәхет һәм иминлек теләделәр. Интернат - йортта яшәүчеләр җавап итеп депутатка һәм кунакларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International