2024 елның 26 декабрендә Аксубай мәдәният йортында ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен район Башлыгы чыршысы узды.
Җитәкче Мингулов Алмаз Минвазыхович балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлады. Барсына да сәламәтлек, укуда уңышлар һәм Яңа елда бик күп шатлыклар теләде.
Балалар рәхәтләнеп яңа ел тамашасын карадылар, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм зур Панда белән фотога төштеләр, һәр чакырылган бала «РИТЭК»ААҖ нефть компаниясеннән тәм-томнар белән пакет алды.