Бүген, иң яраткан бәйрәм-Яңа ел алдыннан, район башлыгы чыршысында Аксубай районы яшьләре күңел күтәренкелеге алды.

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
  Район мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдәге балалар, 22 күпбалалы гаилә, тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук укуда һәм иҗтимагый тормышта үзләрен актив күрсәткән балалар өчен район башлыгының традицион Яңа ел чыршысы узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, барысына да тынычлык, бәхет һәм иминлек теләде. Әкият персонажлары балаларны Яңа ел һәм могҗизаларның тылсымлы атмосферасына чумдырды. Кышкы күңел ачулар, күңелле уеннар, Яңа ел җырлары, котлаулар һәм изге теләкләр - барысы да чара кунаклары өчен ! Мавыктыргыч тамашадан соң балаларга Кыш Бабай һәм Кар кызы бүләкләре тапшырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International