2025 елның 1 гыйнварыннан ЗАГС органнары хезмәтләре өчен дәүләт пошлиналары күләме арта.

2024 елның 27 декабре, җомга
  Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алган һәм ЗАГС органнары тарафыннан башкарыла торган кайбер дәүләт пошлиналары күләме 2025 елның 1 гыйнварыннан артачак. Уртак балигъ булмаган балалары булмаган ир белән хатынның үзара ризалыгы белән никахны өзүне теркәгәндә (таныклыклар бирүне дә кертеп) һәм никахны суд тәртибендә өзгәндә дәүләт пошлинасы ир белән хатынның һәркайсыннан 5000 сум тәшкил итәчәк. Исем алыштыруны дәүләт теркәвенә алган өчен (исем алыштыру турында таныклык бирүне дә кертеп) дәүләт пошлинасы күләме шулай ук 5000 сум тәшкил итәчәк. Гражданлык хәле актларын язуга төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү, таныклык бирүне дә кертеп, 700 сумга төшәчәк. Гражданлык хәле актын дәүләт теркәвенә алу турында кабат таныклык биргән өчен-500 сум. Физик затларга ЗАГС органнары архивларыннан белешмәләр бирү 350 сум торачак. Үзгәрешләр «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында»2024 елның 12 июлендәге 176-ФЗ номерлы Федераль законга бәйле. Арттыру РФ Салым кодексының 333.26 һәм 333.33 статьяларында билгеләнгән дәүләт пошлиналарына кагыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International