Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Гамәлдәге программалар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Обращения граждан
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Бюджетның үтәлеше
Бюджетның үтәлеше турында карарлар
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Советның утырышлар залында Аксубай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды.
2024 елның 27 декабре, җомга
Советның утырышлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Заһидуллин рәислегендә Аксубай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде: 1.Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджеты турында»2023 елның 14 декабрендәге 181 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында. 2. Татарстан Республикасы «Аксубай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 3. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында яңа редакциядәге нигезләмә турында»24.08.2018 ел, № 158 карарына үзгәрешләр кертү хакында. 4. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советы структурасын раслау турында»24.05.2022 ел, № 118 карарына үзгәрешләр кертү хакында. 5. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты Аппаратының яңа редакциядәге структурасы турында»28.06.2012 ел, № 108 карарына үзгәрешләр кертү хакында. Утырышта катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр. Советның чираттан тыш утырышын тәмамлап, Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, МХОда катнашучыларның балаларына күрсәткән игътибарлары һәм сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Утырышта катнашучыларга Рәсим Баксиков мөрәҗәгать итте. Дәүләт Советы депутатлар корпусы исеменнән ул барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, бәйрәмнең һәркемгә бәйле булуын ассызыклады. Ул аны тыйнак кына билгеләп үтүне өстен күрә, чөнки сугыш вакытында бәйрәм итү урынсыз. Балаларга күңелле ял һәм яхшы каникуллар теләде. Депутат җыелганнарга МХОдагы якташларына гуманитар ярдәм оештырулары һәм районның чәчәк атуы хакына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
декабрь, 2024 ел
«Урманмастер» ҖЧҖ производствосы территориясендә эшлекле очрашу.
Икътисад
"Мечта" балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм бүләк иттеләр.
Культура
Чәчү өчен яңа кредитларны субсидияләү турында.
УСХП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз