Бүген, 29 декабрьдә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамлана.

2024 елның 29 декабре, якшәмбе
  Аксубайлылар чираттагы тапкыр казанлыларга ит , кош ите, йомырка , бал , сөт, ашлык һәм яшелчәләр тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдән башлап һәр шимбәдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләде. Ярминкәләрне уздыруга районның авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җәлеп ителде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәр ярминкәдә концерт номерлары күрсәтелде, шулай ук районның агрофирмалары ярминкәләргә килүчеләргә бушлай ашату оештырды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International