Яңа елның беренче көннәрендә Алга авылында яшәүче Илфаит Гайфулла улы Сафиуллин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
  Илфаит Гайфулла улын юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов котлады, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ветеранны истәлекле дата белән Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова чын күңелдән котлады. Колхозда гади машина йөртүче булып эшләсә дә, Илфаит Гайфулла улының тормыш тарихын легендар дип атарга була. Бу һөнәр бик күп көч таләп итә, катлаулы шартларда: язын – көзен – пычракта, кышын карлы көртләрдә йөрү өчен осталык таләп итә. Яшь чагында ул күпмедер вакыт шахтада эшләсә дә, туган авылына кайтып, гомер буе шофер булып эшләгән. Хәтта пенсиягә чыккач та, туксан яшькә кадәр шәхси автомобилендә йөрүен дәвам итә, ә 90 яшьтә машина йөртү таныклыгын алыштыра. Туганнары таләбе буенча, ике ел алар аңа руль артына утырырга рөхсәт итмәгәннәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International