Бүген үзәк шугалакта ир-атлар командалары арасында киез итекле хоккей буенча Раштуа турниры узды.

2025 елның 7 гыйнвары, сишәмбе
  Анда район Советы, Башкарма комитеты, мәгариф бүлеге һәм авыл җирлекләре командалары катнашты. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов сәламләде һәм барлык командаларга уңышлар теләде. Уенчылар югары спорт әзерлеген һәм чын команда рухын күрсәттеләр. Һәр матч җиңү өчен киеренке көрәштә узды! Киеренке матчлар нәтиҗәсендә район Башкарма комитеты командасы җиңүче булды, икенче урынны мәгариф бүлеге командасы алды, өченче урынны авыл җирлекләре командасы алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International