Район мәдәният йортында якты бәйрәмгә-Христос Раштуасына багышланган традицион концерт булды.

2025 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе
  Районыбызның үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең сәләтләре белән сөендерделәр. Концерт программасы җылылык һәм шатлык атмосферасы бүләк итте. Чараның һәр номеры Раштуа бәйрәмнәренең шатлыгын һәм җылысын чагылдырган, көчле алкышлар һәм ихлас елмаюлар белән үрелеп барды. Раштуа-бөек христиан бәйрәме генә түгел, ә илебездә иң изге, җылы һәм күңелгә ятышлы гаилә бәйрәмнәренең берсе дә. Әлеге чараны оештыруда һәм уздыруда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Раштуа яктысы сезнең йортларыгызны яктыртсын һәм йөрәкләрегезне мәхәббәт һәм шатлык белән тутырсын.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International