Узып баручы елда соңгы старт!

2025 елның 10 гыйнвары, җомга
  27 декабрьдә безнең йөзүчеләр Мөслим районының ачык Беренчелегендә лаеклы чыгыш ясадылар. Спортчылар үз дистанцияләрен ышанычлы йөзеп үттеләр, һәркайсы үз йөзүенең төгәл вакытын киметте. Ә медальләр буенча нинди тәэсирле нәтиҗәләр! 🥇🥈🥉 - Ике алтынны Арина Зубарева яулады.  Алтын һәм көмеш Никита Кадушкин исәбендә. - Бронза медаль Екатерина Кудряшовада. - Беренче бүләкләре-көмеш һәм бронзаны-Валерия Безрукова алды. - Зурлар арасында икенче разряд нормативын үтәгән Диана Кожухова (алтын) һәм Оксана Ашаева (ике көмеш) финишка бик яхшы нәтиҗәләр белән килделәр. Ярышларда катнашучыларны елның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз! Яңа елда зур җиңүләр һәм спорт казанышлары телибез!  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International