Яңа ел бәйрәмнәрендә рейдлар.

2025 елның 10 гыйнвары, җомга
  2025 елның 3 һәм 4 гыйнварында профилактика системасы субъектлары вәкилләре тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейдлар уздырылды. Визит барышында балигъ булмаган балаларның яшәү һәм карау шартлары тикшерелде. Ата-аналар белән ата-ана бурычларын тиешенчә үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде, торак гигиенасын саклау буенча аңлатмалар бирелде. Рейдлар вакытында гаиләләр яшәгән урыннарда озын бәйрәм көннәрендә янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International