Район урам-юл челтәрендә карны чистарту һәм бозлавыкка каршы эшкәртү көчәйтелгән режимда дәвам итә.

2025 елның 10 гыйнвары, җомга
  Төп урамнарның машина йөрү өлешендә кар җыю өстенлекле тәртиптә башкарыла. Шулай ук машина юллары һәм җәяүлеләр зоналары бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртелә. Быел кыш көне гыйнвар безне салкыннар белән түгел, ә кышкы яңгырлы салкыннар белән сыный. Яңгырдан соң, юлларда һәм тротуарларда һава температурасы түбәнәю аркасында боз хасил булган. Шуңа күрә җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International