2025 елның 13 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр Аксубай районында Республика клиник хастаханәсенең мобиль комплексы эшләячәк.

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
  2025 елның 13 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр Аксубай районында Республика клиник хастаханәсенең мобиль комплексы, шулай ук «Флюммам» күчмә җайланмасы эшләячәк (барлык тиешлеләргә флюорографик тикшеренүләр үткәрә, ә маммографик тикшеренүләр 75 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен генә). Мобиль поликлиникада түбәндәге белгечләрдән консультация алырга мөмкин:  кардиолог - эндокринолог - ревматолог  окулист - гинеколог - гастроэнтеролог - аллерголог - хирург-травматолог  невролог Эш графигы: 13-17 гыйнварда Емелькино авылы (түбәндәге торак пунктларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтелә: Емелькино, Черемушки,Иске Чуаш Адамы, Яңа Чуаш Адамы, Сосновка, Рус Кармәте, Яңа Кармәт). 20 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр Карасу авылы (түбәндәге торак пунктларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтелә: Карасу, Кәкре Күл, Яңа Александровка,Түбән Баланда,Югары Баланда, Яңа Баланда, Яңа Дума, Шәрбән). 27-31 гыйнварда Иске Ибрай авылы (Иске Ибрай, Яңа Ибрай, Яңа Тимошкино, Иске Кыязлы, Кызыл Тау, Иске Тимошкино авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтелә). 3 февральдән 7 февральгә кадәр Иске Савруш авылы (түбәндәге торак пунктларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтелә: Иске Савруши, Савруши, Түбән Савруши,Сидул - Ерыклы, Урмандеево, Заря, Савгачево, Тахтала, Васильевка, Кече Акташ). Кабул итүгә 8(84344)2-90-58 телефоны буенча Аксубай үзәк хастаханәсе поликлиникасы регистратурасына шалтыратып язылырга мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International