"Кешелекнең бөек ачышлары"танып белү сәгате.

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
  Фән һәм техника атналыгы кысаларында "Мечта" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "кешелекнең бөек ачышлары"дигән танып белү сәгате узды. Презентацияне караганнан соң, тәрбияләнүчеләр фәннең нәрсә икәнен, аның ни өчен кирәклеген, аны кайда куллануларын, ничек куллануларын белделәр. Кешелек тормышын үзгәрткән мөһим ачышлар белән таныштык. Шулай ук пластилинны кем ясаганын, мех колакчыннар, батут уйлап табуын, велосипед, кар машинасы ясавын белделәр. Балаларга рус фәненең күп санлы беренче ачучылар белән дан тотуын белү кызык булды. Барысы да викторинада теләп катнаштылар, логик биремнәрне үтәделәр һәм фәнни ачышлар турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International