Йон җепләрдән фәрештәләр ясау буенча мастер - класс.

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
  Яңа ел һәм кышкы көннәрдә күптәнге традиция бар-үз йортыңны һәм Чыршыны фәрештә сыннары белән бизәү. Өйдәге фәрештәләр сыннары – ул үзеңә бәхет, җылылык һәм яктылык чакыру мөмкинлеге, дип санала. "Нежность" социаль-тернәкләндерү үзәгендә социаль - тернәкләндерү бүлеге хезмәтләрен алучылар өчен йон җепләрдән фәрештәләр ясау буенча мастер-класс узды. Мастер класс нәтиҗәле генә түгел, кызыклы һәм күңелле үтте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International