Аксубай районында 2024 елның демографик күрсәткечләре.

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
  Гадәттәгечә гыйнвар аенда узган елга йомгак ясала. 2024 елда Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 682 акт язмасы төзелгән. 87 бала тууы теркәлгән. Шуларның 50се-малайлар, 37се-кызлар. Әмма монда күп кенә аксубайлыларны теркәү туган җирләрендә, шунда ук бала тудыру йортларында, районнан читтә башкарылуын исәпкә алырга кирәк. Иң популяр исемнәр-Айназ, Богдан, Дмитрий, Тимур, Алинә, Әминә, Кира һәм Полина. Иң сирәк очрый торганнары-Йохан, Алим, Макар, Анабель, Латифа, Аврора һәм Зәйнәб. Беренче балалар 22 гаиләдә туган. 25 гаилә күп балалы булды. 67 пар никахлашкан, 54 пар аерылышкан. Кызганычка каршы, 438 аксубайлы бу дөньядан китте. Шуларның 272се ир-атлар һәм 166сы хатын-кызлар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International