Аксубай район мәдәният йорты грант конкурсында җиңүче булды.

2025 елның 17 гыйнвары, җомга
  Аксубай район мәдәният йортының "Троицкие хороводы" республика рус фольклоры бәйрәме проекты Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен ТР Хөкүмәте грантында җиңүче булды.  Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында грант конкурсының бер өлеше хисабына репетицияләр, артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары өчен, һәм, әлбәттә инде, "Троицкие хороводы" рус фольклоры бәйрәмен үткәрү өчен баян сатып алынды." Мондый конкурсларда катнашу проектларны гамәлгә ашыруга финанслау алуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе генә түгел, ә матди-техник базаны тулыландыру өчен дә менә дигән мөмкинлек.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International