18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие христианнары бөтен дөньяда үзләренең иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсен – Иисус Христосның чукынуын билгеләп үтәләр.

2025 елның 18 гыйнвары, шимбә
  Кадерле аксубайлылар! Елның бу вакыты өчен аномаль җылы һава торышы һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, бәкедә коену үткәрмәскә дигән карар кабул ителде. Изге суга Аксубай бистәсе «Таш чокыр» чишмәсендә чумарга мөмкин булачак. Изгеләндерү тантанасы бүген, 18 гыйнварда 20:00 сәгатьтә узачак. Суны изгеләндерү 18 һәм 19 гыйнвар иртәләрендә изге Феодосий Тотемскийның Аксубай храмында узачак. Храмда изге суны 26 гыйнварга кадәр алырга мөмкин булачак. Исегездә тотыгыз! Хәзерләнгән урыннарда гына су коенырга була! Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International