Аксубай районында яңа елда туган беренче баланы хөрмәтләделәр.

2025 елның 18 гыйнвары, шимбә
  Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов Регина белән Эдуард Гайнуллиннарны кызлары тууы белән котлады. Нәни Рамилә 3 гыйнварда туган һәм 2025 елда Аксубай районы халкын тулыландыручы беренче бала булган. Ул Казан бала тудыру йортында дөньяга килә, ә туган урыны итеп Аксубайны теркиләр. Алмаз Мингулов яшь гаиләне җылы сәламләде. - Яшьләрнең гаиләләр корып кече ватаннарында калулары район өчен бик мөһим. Соңыннан бу гаиләләрдә балалар туа, шул рәвешле районда демографик вәзгыятьне саклап калалар, яхшырталар. Башкарма комитет җитәкчесе гаиләгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде, кызларның әниләренә чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International