Хөрмәтле аксубайлылар! Сезне чын күңелдән бөек православие бәйрәме – Христосның чукындырылуы белән котлыйм!

2025 елның 19 гыйнвары, якшәмбе
  Бу якты бәйрәм чистарынуны, яңаруны һәм рухи мәгърифәтне символлаштыра. Һәм безгә игелек, шәфкатьлелек һәм кызгануның мәңгелек кыйммәтләрен искә төшерә, бердәмлеккә һәм үзара аңлашуга өнди. Христосның чукындырылуы-буыннарны берләштерүче, иманны ныгытучы һәм өмет бирүче бәйрәм ул. Бу көн сезнең йөрәкләрегезне яктылык һәм шатлык белән тутырсын, өйләрегезгә тынычлык һәм иминлек алып килсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иң изге теләкләр телим! Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International