Викторина "Зирәклек. Кыюлык. Көч"

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
  Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Мечта» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Зирәклек. Кыюлык. Көч»викторинасы уздырылды.Тәрбияләнүчеләр «Очучылар» һәм «Танкистлар»командаларына бүленгән. Викторина барышында балалар Россия гаскәрләренең төрле төрләре белән таныштылар, хәрби техника һәм корал төрләрен искә төшерделәр, солдатларның кыюлыгы һәм батырлыгы турында мәкальләр сөйләделәр. Викторина күңел ачу гына түгел, танып белү өчен дә файдалы булды. Ахырдан ике команда да бертигез санда очко җыйды, һәм дуслык җиңде! Мондый чаралар балаларга кыюлык, зирәклек, батырлыкның нәрсә икәнен искә төшерергә һәм киләчәктә чын Ватанны саклаучылар булып үсәргә мөмкинлек бирә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International