Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы уздырылды.

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
  20 гыйнварда Аксубай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы булды. Анда балигъ булмаганнарның күзәтүчесез һәм хокук бозу сәбәпләрен ачыклау һәм бетерү, авыр тормыш хәленә эләккән балаларга ярдәм күрсәтү, балигъ булмаганнарның иҗтимагый куркыныч гамәлләрен профилактикалау буенча ведомствоара эш оештыру, яшүсмерләрне балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә җибәрү мәсьәләләре каралды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International