Муниципаль оешмалар хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм авылларда яшәүче актив кешеләр Савруш авыл җирлеге Советының хисап утырышына җыелды.

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
  Җирлек башлыгы Андрей Кузьмин хисап докладында муниципаль берәмлек тормышының барлык мөһим моментларын билгеләп үтте, узган елда халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Елга планлаштырылганнарның барысы да үтәлде. Җирлек территориясендә 878 кеше яши (2023 елда-886. 2024 елда өч бала туган (алдагы елда шулкадәр үк), 16 кеше үлгән (2023 елда – 10). Җирлек территориясендә «Чистай» Агрохолдингының «Аксу Агро» һәм «Молко» авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшли – халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен күтәрелми. Ноябрьдә инвестор пай участоклары өчен аренда түләвен бер гектарга 1560 сум түләгән. Җирлектә 340 шәхси ярдәмче хуҗалык, Сергей Васиков һәм Павел Назаров крестьян-фермер хуҗалыклары, «Закамье»сөт җыю предприятиесе бар. Сәүдә өлкәсендә биш эшмәкәр эшли, икесе йөк ташу белән шөгыльләнә. Бетон һәм бетоннан продукция җитештерү буенча «Стройтатсервиз» предприятиесе эшли. Хуҗалык итүнең кече формаларында 20 кеше эшкә урнаштырылган. Үзмәшгуль алты граждан эшли. Шәхси хуҗалыкта 380 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 200 баш сөт терлеге. 2024 елда сыерлар асрауга республикадан – 473 мең сум, кошларга 74 мең 220 сум күләмендә субсидия алынды. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю оештырылды – 2024 елда 11млн 798 мең 616 сумлык 442 мең 885 литр сөт җыеп алынды. Җирлек башлыгы төзекләндерү мәсьәләләренә тукталды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре көче белән Чистай-Нурлат автоюлы янында тәртип саклана. Республика программасы буенча Иске Саврушта 2024 елда ял итү зонасы төзелде. Узган елда республика программасы буенча Түбән Савруш авыл клубының котельнаясына капиталь ремонт ясалды, казаннары алыштырылды. Республика гранты буенча, районнан акчалар өстәп, җирлек ихтыяҗлары өчен «Беларус-82» тракторы сатып алынды. Узган елда халыктан үзара салым маддәсе буенча 176 мең 900 сум акча җыйганнар. Республика 707 мең 600 сум бүлеп бирде, гомуми сумма 884 мең сумнан артык тәшкил итте. Бу акчалар вак таш сатып алуга һәм торак пунктлардагы вак таш түшәлгән юлларны ремонтлауга, кышкы юлларны карап тотуга, материаллар, җайланмалар сатып алуга һәм су белән тәэмин итү системасын ремонтлауга тотылган. МХОда җирлектә яшәүче 17 кеше катнаша. Волонтерлар актив эшли: 2024 ел дәвамында Иске Саврушта-30, Түбән Саврушта – 37, Васильевкада 10 масксетка үрелде. Авыл халкы шулай ук гуманитар ярдәм дә җыя. Түбән Савруш хатын-кызлары кичләрен авыл клубына җыелып хәрбиләр өчен 130 пар йон оекбаш бәйләделәр. Андрей Кузьмин Саврушка төп мәктәбенең эшен билгеләп үтте, бинаны капиталь ремонтлау кирәклегенә тукталды, шулай ук мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге турында сөйләде. Утырышта катнашучылар агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Чыганак: https://aksubayevo.ru/news/news/v-savrusskom-poselenii-aksubaevskogo-raiona-vypolneno-vse-zaplanirovannoe-na-god
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International