Җирлек составына Иске Татар Адәме, Яңа Татар Адәме, Тахтала һәм Түбән Татар Майнасы торак пунктлары керә. Аның территориясендә 581 кеше яши. 2024 елда: бер бала туды, 9 кеше үлде.
Узган елда Иске Татар Адәм авыл җирлеге муниципаль берәмлекләр смотр-конкурсында җиңүче булды һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җирлек башлыгына яңа автомашина ачкычы тапшырды.
Бер ел эчендә торак пунктларда авыл кешеләренең яшәү шартларын яхшырту буенча шактый эшләр башкарылды. Дәүләт программасы буенча Иске Татар Адәменең су белән тәэмин итү трассасында төзелеш эшләре дәвам итте, урамга җәмәгать транспорты тукталышы урнаштырылды. Тахтала; Түбән Татар Майнасы авылындагы ФАПта ремонт эшләре башкарылган.
Үзара салым программасы буенча күп кенә мөһим эшләр башкарылды. Шул исәптән: кар чистартылган; янгын сүндерү машинасы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән; яктырткыч лампалар сатып алынган һәм ремонтланган, Түбән Татар Майнасында скважина торгызылган; Тахтала авылында плотина ремонтланган. Моннан тыш зират территориясе җыештырылган, яңа капкалар куелган һәм хуҗалык блогы җиһазландырылган.
Узган елның язында су басу аркасында күп кенә районнардагы плотиналар җимерелде, бу авыл җирлеге дә табигать күренешенең җимергеч көченә эләкте. Планлы чаралар, көч һәм акча җәлеп итү нәтиҗәсендә авыл плотиналары ремонтланды һәм яңадан тиешле хәлгә китерелде.
Яз көне авылдан көньяк-көнчыгышка таба агачлар утыртылды, ФАП территориясе җыештырылды һәм кыргый агачлардан чистартылды, күл тирәнәйтелде, скважинада насос системалары алыштырылды, 1 кВт куллану өчен бер фазалы 220 вольтлы насослар урнаштырылды. Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, Тахтала авылы халкы район җитәкчелегенә авылга җәмәгать транспорты хәрәкәтен оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәсьәлә шулай ук каралды, 2025 елның гыйнварыннан автобус хәрәкәте графигы расланды.
Түбән Татар Майнасында ФАПка ремонт ясалган, элеккеге РайПО бинасының түбәсе алыштырылган, су белән тәэмин итү трассалары чистартылган, насослар алыштырылган, скважиналар ремонтланган, зират территориясен зурлап җыештырганнар, зур агачларны краннар һәм манипуляторлар кулланып кискәннәр. Иске Татар Адәмендә зират территориясен җыештыру эшләре башкарылды; су белән тәэмин итү трассасы буенча ремонт-торгызу эшләре башкарылды. Яңа Татар Адәмендә торак пунктның тышкы кыяфәтен боза торган кыргый агачлардан чистарту эшләре башкарылды. Район структуралары ярдәме белән су башнясы алыштырылды.
Җирлек территориясендә «Аксу-Агро»АФ эшли. Предприятие халыкның пай кишәрлекләрен арендага алган өчен 1 гектарга 1560 сум исәбеннән акчалата түләү башкарган. Вак һәм эре мөгезле терлекләр асрау өчен 694 800 сумлык субсидияләр түләнде. Халык сөтне эшкәртүгә актив тапшыра.
Хәзерге вакытта авыл җирлеге территориясендә 1 урта мәктәп эшли, анда 39 укучы белем ала. Җиде сабый балалар бакчасында тәрбияләнә.
Җыенда авыл мәдәният учреждениеләренең, ФАПларның уңышлы эшләвен дә билгеләп үттеләр. Җирлек башлыгы авыл халкының патриотизмы турында сөйләде. Ул МХО зонасында көрәшүче җирлек егетләрен, шулай ук һәлак булган якташларның исемнәрен атады. Утырышта катнашучылар аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Утырышта шулай ук МХОда якташларына актив ярдәм итүче җирлек волонтерларын да билгеләп үттеләр.
Гражданнар җыенында 2025 елга планнар билгеләнде. Алар арасында-Иске Татар Адамында су трассалары төзелешен төгәлләү һәм аларны файдалануга тапшыру, район ярдәме белән Тахталада капиталь күпер төзү.
Җирлек советының киңәйтелгән утырышы тармак хезмәткәрләрен һәм актив кешеләрне җирлек үсешенә керткән өлешләре өчен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.