Аксубай үзәк район хастаханәсе яңа ашыгыч ярдәм машинасын алды.

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе
  Бүген Аксубай үзәк хастаханәсе автопаркы яңа ашыгыч ярдәм автомобиле белән тулыланды. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында медицина учреждениеләре җитәкчеләренә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе, сәламәтлек саклау министры һәм медицина оешмалары җитәкчеләре катнашты. Яңа техника барлык кирәкле заманча җайланмалар белән җиһазландырылган һәм район халкына ярдәм итәргә әзер.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International