«Мечта» приютында тәрбияләнүчеләрдән солдатка хат.

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
  Аксубай муниципаль районының «Мечта» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Солдатка хат»патриотик акциясендә катнаштылар. Егетләр хәрби хезмәткәрләргә хат яздылар, һәрберсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга җылы сүзләр язарга омтылды. Солдатка хат язу балалар өчен бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты. Малайлар һәм кызлар Россия солдатларына рәхмәт белдерделәр, чын Ватанны саклаучылар белән горурлануларын һәм аларның тизрәк өйләренә кайтуларын теләүләрен яздылар. Солдатлар өйдән еракта илне саклыйлар. Һәм, әлбәттә, алар өчен үзләрен туган якларында яратуларын һәм көтүләрен белү мөһим. Тәрбияләнүчеләр хәрбиләргә кыюлыклары, батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, исәнлек-саулык, җиңүләр һәм тиз арада гаиләләренә кайтуларын теләделәр. Балаларның бу изге сүзләре безнең хәрбиләрнең рухын күтәрер һәм аларга көч өстәр дип ышанабыз. Балалар үзләренең теләкләрен рәсемнәр белән бизәделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International