Ташламалы кредитлау.

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
  Авыл хуҗалыгы министрлыгы киләсе атнада 2025 елга ташламалы кредитлар бирә башларга планлаштыра, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Елена Фастова бүген Мәскәүдә сөтчелек тармагы лидерлары форумында. Билгеләп үтелгәнчә, хөкүмәт карары имзаланган инде.      Кыска кредитларга субсидияләр 2024 елда 17,5 млрд сумга каршы 34,1 млрд сум күләмендә каралган,шул исәптән сөт терлекчелегенә - 5 млрд сумга каршы 2,6 млрд сум.     Инвестиция кредитларына субсидияләр былтыргы 3,97 млрд сумга каршы 5,5 млрд сум дип билгеләнгән, шул исәптән сөт терлекчелегенә - 424 млн сумга каршы 4 млрд сум.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International