"Мечта" балалар приютында тәрбияләнүчеләр ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне үз игътибары белән чолгап алдылар.

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
  Кыш уртасы бигрәк тә карлы булды. Шәхси йортларда яшәүчеләргә йорт яны территориясен кардан чистартырга вакыт. Пенсионерлар авыр хәлдә калды, һәркем үз ишегалларын чистарта алмый.  Аксубай районының «Мечта» балалар приютында тәрбияләнүчеләр «Импульс» һәм «Движение Первых» волонтерлар отряды көрәкләр белән коралланып ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәмгә килде.  Бердәм, төгәл һәм оешкан төстә эшләделәр. Көчле куллар плюс инициатива, нәтиҗә - чиста ишегалды! Балалар киләчәктә дә мохтаҗ өлкәннәргә, инвалидларга һәм ветераннарга ярдәм итәргә ниятлиләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International