Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштергәндә законнарга үзгәрешләр кертү буенча кайнар линия узачак.

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
  2025 елның 1 мартыннан җир кишәрлекләрен, биналарны һәм корылмаларны рәсмиләштерүне кызыксындыруга юнәлдерелгән 487-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә. Бу көннән күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нәрсә үзгәрәчәген иртәгә - 29 гыйнварда 10-12 сәгатьләрдә булачак кайнар линия вакытында белергә мөмкин булачак.гражданнардан һәм юридик затлардан шалтыратуларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр белгечләре кабул итәчәк. Шулай ук кайнар линия вакытында 2025 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр буенча киңәшләшергә була. Мәсәлән, нинди шартларны үтәгәндә, кыскартылган срокларда күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга һәм хокукларны теркәргә мөмкин; күчемсез милекне бүләк итү шартнамәсен ничек рәсмиләштерергә һ. б. Кайнар линия телефоны (843) 255-25-71. Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популяр җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International