27 гыйнвар – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү.

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
  2025 елның 27 гыйнварында без Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 81 елын билгеләп үтәбез. Нәкъ 81 ел элек 1944 елның гыйнварында Ленинград үзенең җиңүен бәйрәм итте. Туган шәһәрне саклап калу өчен дошманга каршы сугышкан, каты блокада авырлыкларын кичергән, салкын, ачлык, бомбага тотуга карамастан яшәгән һәм көрәшкән кешеләрнең җиңүе. Блокададагы Ленинградны азат итү көне кысаларында мәгариф оешмаларында һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы линейкалар, «Өмет чаткысы» интерактив материалын кулланып класс сәгатьләре узды. Невадагы шәһәр оборонасы совет халкының тиңдәшсез батырлыгы һәм рух көче символына әверелде. Моннан тыш, балалар «Лента памяти» һәм «От сердца к сердцу», «Блокадный хлеб»акцияләрендә катнаштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International