Аксубай бистәсе "Буратино" балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе -2025»республика конкурсының зона этабы узды.

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе
  Конкурста үз муниципалитетларында сайлап алу турын узган дүрт районнан, Лениногорск, Чирмешән, Нурлат һәм Аксубай районнарыннан 9 педагог катнашты. Конкурста катнашучылар жюри әгъзаларына «балалар белән педагогик чара» һәм "үз-үзеңә анализ" кебек чыгышларын тәкъдим иттеләр. Конкурсантларны муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Минвазых улы Мингулов, мәгариф бүлеге начальнигы Рәмзия Салих кызы Зәйдуллина сәламләде. Жюри рәисе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Йолдыз Шамил кызы Хисамиева да педагогларга уңышлар теләде. Конкурс нәтиҗәләре март башында ук игълан ителәчәк, ул вакытта тәрбиячеләрнең иҗади ярышлары республиканың барлык зоналарында тәмамланачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International